Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер бабай металл банкада дары саклаганы өчен хөкем ителгән

Чаллыда пенсионер дары саклаган өчен гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән. Ау белән шөгыльләнүче бабай дарыны 2006 елда ук сатып алган булган.

Тәртип сакчылары Чаллы пенсионеры янына үзләре клгәннәр. Баксаң, бабайның ау мылтыгының йөртү вакыты тәмамланган булган. Пенсионерның сейфында металл банкада 200 грамм дары тапканнар. Аны лицензия-рөхсәт итү системасында ирекле тапшырырга тәкъдим иткәннәр, ләкин бабай бу тәкъдимнән баш тарткан.

Нәтиҗәдә пенсионерның эше судка кадәр барып җиткән. 72 яшьлек бабайны гаепле дип таныганнар һәм сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал