Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-ат икенчесенә пычак белән кадаган

Әлеге коточкыч хәл 30нчы комплексның бер фатирында була.

44 яшьлек ир-атның 38 яшьлек күршесе белән гаугасы аяныч тәмамлана. Беренчесе пычак алып күршесенең күкрәгенә кадый. 38 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче ук үлә. 

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре үтерүче ир-атны тоткарлый. Әлеге ир-ат элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Хәзер аңа яңа җәза яный: РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 1 өлеше буенча (кеше үтерү) җинаять эше кузгатылган, ул 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига