Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Беренче курс студенты көне – 2021» фестиваленең сайлап алу турлары узачак

Чаллыда «Беренче курс студенты көне - 2021» шәһәр фестиваленең сайлап алу турларына әзерләнәләр. Фестивальнең оештыру комитетына «Музыка», «Хореография», «Театр», «Оригиналь жанр» һәм «Журналистика/Блоггинг» юнәлешләре буенча 120дән артык гариза килгән.

22 ноябрьдә 9:30дан 17:00гә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә «Музыка», «Оригиналь жанр» һәм «Театр» номинацияләре буенча сайлап алу туры узачак.
23 ноябрьдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Хореография» номинациясендә 09:30дан 12:00гә кадәр сайлап алу туры узачак.
«Журналистика/Блогинг» юнәлешендә эшләрне 25 ноябрьгә 14:00гә кадәр mcnur@mail.ru почтасына җибәрергә мөмкин.
30 ноябрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда «Беренче курс студенты көне - 2021» фестиваленең гала-концерты узачак.
Иҗади фестиваль талантлы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. «Беренче курс студенты көне» соңгы 15 ел дәвамында үткәрелә һәм беренче курс студентларын студентлар сафына багышлау традициясенә әверелде.
Фестивальне «Нур» яшьләр үзәге Шәһәр студентлар советы һәм Яр Чаллы Студентлар лигасы белән берлектә, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештыра.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр