Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда беренче тапкыр юл буенда мәчет төзелә

Изге Рамазан ае алдыннан Чаллыда 15 нче мөселман гыйбадәтханәсе – “Чаллы Яр” мәхәлләсе мәчете төзелә башлады

Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул Казан-Уфа трассасының Орлов боҗрасы районында үсеп чыгачак һәм башлыча мосафирларга хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук биредә рәттән “Притяжение» бистәсе дә урнашкан. Мәхәллә имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров белдерүенчә (мәчет төзелеше аның җитәкчелегендә һәм финанс ярдәмендә алып барыла), ошбу гыйбадәтханә 210 кешегә исәпләнелгән, аның 21 метрлы манарасы юлчыларны ерактан ук үзенә дәшеп торачак. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, уку классы, имам, мөгаллим өчен эш бүлмәләре, иркен тәһарәтханәләр булдыру каралган. Ә территориядә хәләл кафе төзү ният ителә.

6 июньдә Чаллы имамнары имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла җитәкчелегендә “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән таныштылар. Аның барышында мәчетнең уңышлы төзелүен теләп Коръән укылды, дога кылынды. Имамнар өйлә намазын да биредә укыдылар.

Соңыннан Ураза гаетенә әзерлек, мәчетләр каршында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча зур булмаган киңәшмә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев