Шəhри Чаллы

Чаллыда биш катлы йортта янгында 82 яшьлек әби һәлак булган

Өченче каттагы фатирда йорт җиһазлары янган.

Чаллының Сарман проспектындагы 64 йортта янгын чыккан. Бу хакта янгын сагының 101 номерына бүген иртән хәбәр иткәннәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урында ачыкланганча, биш катлы йортның өченче катындагы фатирда йорт җиһазлары януы ачыкланган. Аш бүлмәсендә 82 яшьлек әбинең мәете табылган.
Янгын 0,5 кв. метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: фаҗига
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: