Чаллыда булмаган заводка экскурсия оештыралар
Чара барышында предприятиенең тарихы, җитештерү җайланмалары, биредә гамәлдә булган эш алымнары хакында мәгълүмат тупларга мөмкин булачак.
Чаллыда җәмәгать эшендә актив яшьләр бөлгенлеккә төшкән Күзәнәкле бетон заводына (Завод ячеистых бетонов) экскурсияләр оештырырга уйлый. Аларның беренчесе 28 июльгә планлаштырылган. Бу көнне кичке алтыда бирегә теләге булган һәркем килеп, кайчандыр гөрләп торган заводның биналарын карый алачак. Экскурсия барышында предприятиенең тарихы, биредә гамәлдә булган эш алымнары хакында мәгълүмат тупларга мөмкин булачак. Чараны «Вне комплекса» берләшмәсе үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыдагы Күзәнәкле бетон заводына 1962 елда нигез салынган. Предприятиенең бөлгенлеккә төшүе рәсми рәвештә 2011 ел башында билгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев