Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар

Коткарылган ир-ат туңу билгеләре белән хастаханәгә салынган.

Чаллыда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә иртән ГЭС бистәсендәге Мәләкәс елгасында ярдан 40 метр ераклыкта 33 яшьлек ир боз астына киткән. алтынчы зона коткаручылары ирне судан чыгарган һәм ярга алып чыккан», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Зыян күрүчене туңу билгеләре белән хастаханәгә салганнар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу һәлакәт сәбәбе булып тора.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/07/184066/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев