Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бу шимбәдә "Татарстан кроссы" оештырыла

Бу шимбәдә, 11 сентябрьдә, Яр буе паркында "Милләтләр кроссы" бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы" массакүләм ярышлары узачак.

Йөгерү 1 һәм 2 км дистанциядә үткәреләчәк. Старт - "Урман" тукталышыннан бирелә. Илдә эпидемиологик хәлне исәпкә алып - мәгариф учреждениеләре (мәктәпләр, югары уку йортлары, һөнәри белем бирү учреждениеләре) укучылары үз учреждениеләре территорияләрендә спорт бәйрәме үткәрәчәк.
Яр Чаллы шәһәрендә ярышлар 2002 елдан бирле уздырыла. Традиция буенча әлеге чара шәһәрдә иң массакүләм ярышлар булып тора.
18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар, шулай ук спорт ветераннары һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар Чаллының Яр буе паркында ярышачак. Биредә шулай ук шәһәрнең спорт мәктәпләре арасында яшь категорияләрендә йөгерү буенча команда ярышлары узачак (2004-2005 еллар, 2006-2007 еллар, 2008-2009 еллар).

Ярышларны ачу 10:30га планлаштырыла.

Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләренең массакүләм йөгереше 10:45тә узачак.

Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырыла. Йөгерүне яратучылар һәм шәһәр халкы өчен бүләкләр белән конкурслар үткәреләчәк.

"Массакүләм рәвештә сәламәтлек торышы турында белешмә алырга кирәкми. Чарада катнашу өчен стартта ук урында керергә, яисә электрон почта аша безнең идарәгә катнашуга заявка җибәрергә мөмкин", - дип хәбәр итте физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Роман Насрединов.

Сәгать 11:00дә - 2008-2009 елгы командаларның 1 км дистанциягә узышы.

Сәгать 11:45тә - 1 км дистанциядә 2006-2007 елгы командаларның йөгерү старты.

Сәгать 12:30да - 2004-2005 елгы командаларның 1 км дистанциядә узышы старты була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт