Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Булат Сәләховның яңа китабын тәкъдим иттеләр

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәләховның “Яратылмый калган ярлар” исемле пьесалар җыентыгын тәкъдим иттеләр.

Әлеге басма Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән һәм “Ел китабы – 2018” бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң күп укылган китаплар исемлегенә кергән. Җиде әсәр тупланган бу китапка кереш сүзне күренекле язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр язган, мөхәррире – талантлы каләм иясе Фирүзә Җамалетдинова.
Китапханәдәге әдәби бәйрәмне Исламия Динмөхәммәтова Габдулла Тукайның “Театр” шигыре юллары белән башлаган. Ул Булат Сәләховның “Яр” пьесасыннан өзек карарга тәкъдим иткән. Аны Чаллы дәүләт драма театры артистлары уйнаган.
Төп роль — Кеше ролендә Булат Сәләхов үзе, Әби ролен Татарстанның халык артисткасы Гөлүсә Гайнетдинова, ә Кыз ролен театрның яшь артисткасы Индира Мәликова башкарган. «Фәлсәфи, тирән мәгънәле, татар кешесе өчен бүген үтә дә актуаль булган проблемаларны күтәргән бу драматик новелла күңелләрне тетрәндерде, җаннарны кузгатты», диелә бу хәбәрдә.
“Авыллар буйлап йөрдем, әби-апаларны тыңладым. Вакытсыз гүргә кергәннәр рухына дога, рәхмәт булып барып ирешерлек әсәр язасым килде”, – дигән автор китапка исем биргән “Яратылмый калган ярлар” балладасы турында. “Кеше театрга җан азыгы эзләп килә. Китапларны да шул максат белән – рухи азык туплар өчен кулына ала һәм укый”, – дигән ул.
Әсәрне Башкортостанның яшь режиссёры Илсур Казакбаев сәхнәгә куйган һәм “Яратылмый калган ярлар” спектакле шәһәрнең театраль тормышында зур вакыйга буларак билгеләп үтелгән. Булат Сәләхов сорауларга җавап биргән, киләчәктәге иҗат планнары белән уртаклашкан, шигырьләрен укыган.

 

http://maydan.tatar/challyda-bulat-selexovnyn-yana-kitabyn-tekdim-itteler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев