Чаллыда быел 88 ишегалды яңартылачак
Пандемия аркасында объектлар исемлеген кыскарттылар
2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча шәһәрдә 200-дән артык объектны яңартырга планлаштырганнар, әмма пандемия аркасында бу исемлекне 131-гә кадәр киметкәннәр. Чынлыкта исә 104 ишегалдында эшләр башкарырга өлгергәннәр. Әмма, республика программасы кураторлары ышандырганча, калган һәм яңа йорт яны территорияләрендә эшләр 2021 елда дәвам итәчәк. "Өч ишегалдында төзүчеләр әзерлек эшләрен генә башкардылар, алтысында төзекләндерү эшләренә тотынырга өлгермәгәннәр. Моннан тыш, кайбер ишегаллары буенча кисәтүләр калды. Барлык эшләр дә бу язда төгәлләнәчәк, - дип аңлатты Венера Камалова, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты»фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе. 2021 елга исемлеккә 88 объект кертелгән, ул проект сайтында бераз соңрак барлыкка киләчәк». Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, һичшиксез, урам-юл челтәрен реконструкцияләү, төзекләндерү элементларын урнаштыру һәм яшелләндерү эшләре башкарыла.
Чыганак: Челнинские известия
Фото: ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев