Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бәйрәм уңаеннан зур учак кабызачаклар

Бүген, 19 майда, Чаллыда балалар һәм яшьләр берләшмәләре көнен дә билгеләп үтәләр.

Бүген, 19 майда, Чаллыда балалар һәм яшьләр берләшмәләре көнен билгеләп үтәләр. Советлар Союзы вакытында аны Пеионерлар көне дип йөртәләр иде. Бәйрәм уңаеннан Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат сараенда (ГЦДТ) 15:00 сәгатьтә пионерия хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара үтәчәк. 16:30 сәгатьтә бинаның ишегалдында бәйрәм учагы да кабызачаклар. 18:00 сәгатьтә “Нур” яшьләр үзәгендә актив яшүсмерләрне бүләкләячәкләр.

Тарихи белешмә:

1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.

фото: krugozorro.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев