Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өченче буын университетында яңа уку сезоны башланды

Бу уку елында өлкән яшьтәге гражданнарга белем бирү һәм аралашу өчен өченче буын университетының 11 сезоны старт алды.

Чаллыда әлеге социаль проект 11 ел тормышка ашырыла һәм автокалада яшәүче өлкән буын арасында зур популярлык казана. Проектны гамәлгә ашыру барышында биредә 8 меңнән артык өлкән буын вәкиле укып чыккан.

Пенсионерларны укулары башлану уңаеннан Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады.

Белем бирү программалары университеты теория генә түгел, ә практиканы да үз эченә ала. Мәсәлән, «Туган як тарихы» факультетында, лекцияләрдән тыш, Татарстан Республикасы буенча экскурсияләр планлаштырылган, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Өлкән буын чаллылары өчен бүгенге көндә компьютер белеме нигезләре, Финанс грамоталылыгы нигезләре, планшет белән эшләү, Хокукый белемнәр мәктәбе, бакча, мәдәният һәм агарту, туган як тарихы, бию терапиясе, сәламәт яшәү рәвеше кебек белем бирү программалары эшли. Киләчәктә сынлы сәнгать һәм чит телләр факультетларын ачу планлаштырыла.

Пенсия фонды идарәсе һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге, теләге булган һәркемне Өченче буын университетына чакыра. Эшләмәүче пенсионерларны укырга кабул итү хатын-кызлар өчен 55 яшькә һәм ир-атлар өчен 60 яшькә кадәр тормышка ашырыла.

Гаризалар эш көннәрендә Яңа шәһәр 32/17 һәм 7/20 адреслары буенча Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә кабул ителә. Уку бушлай. Белешмәләр өчен Телефон: 8-906-123-40-80.

 

http://nabchelny.ru/news/33940

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев