Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чик буе гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр

Россия чик буе гаскәрләренең оешуына 101 ел тулу хөрмәтенә Җиңү паркында һәм "Ватан-ана" мемориаль комплексы янында бәйрәм чаралары оештырылды.

Анда чик буе гаскәрләре, хәрби-диңгез пехотасы ветераннары, кадет һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәр җитәкчеләре, чаллылылар һәм кунаклар җыелды. "Ватан-ана" мемориаль комплексы янындагы тантаналы чарада мөхтәрәм кунаклар: Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Үзәк һәм Автозавод районы хәрби комиссары Рәшит Ильясов, Комсомол һәм Тукай районнары хәрби комиссары Дамир Вәлиев, шәһәр буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм запастагы чик сакчылары рәисе Айрат Нисафетдинов, запастагы офицерлар һәм контрактчылар Советы рәисе Илтузар Хәйруллин, Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләев катнашты.

Сугыш бурычын үтәгәндә һәлак булган чик сакчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Кадет мәктәбенең "Калкан" яшь армиячеләре чик буе хезмәтенең мөхтәрәм кунаклары һәм ветераннары өчен тере коридор тезделәр. 

Җиңү паркында бәйрәм программасын 17 нче Балалар хореография мәктәбенең «Яз» бию ансамбле ачты. Чаллылыларны бәйрәм белән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады. Җиңү паркында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.Паркның спорт мәйданчыгында мини-футбол һәм хәрби-спорт эстафетасы буенча ярышлар узды, анда Автозавод районы мәктәпләре укучылары катнашты. «Без бөтен дөньяда тынычлык өчен» хәрби-патриотик җыр фестивале лауреатларына һәм дипломантларына, спорт ярышларында җиңүчеләргә «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмасы тарафыннан бирелгән дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

http://nabchelny.ru/news/36554

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев