Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чирләүчеләр арткан

Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсе гадәттәгечә шәһәрдәге санитар-эпедимилогик хәлгә бәя бирүдән башланды. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, яңа коронавирус инфекциясе белән Чаллыда барлыгы 17 292 кеше чирләгән. Бу республиканың уртача күрсәткеченнән 18,4 %ка түбән.

Соңгы вакытта авыручылар саны кимегән. Әмма алар бар, мәсәлән,  узган атнада 77 кешегә ковид диагнозы куелган, ә аңа кадәрге атнада 62 кеше авырган булган. Әлеге чиргә каршы вакцинаның беренче өлешен – 296 921, икенчесен 228 141 кеше алган. Бүгенге көндә ковид белән авыраган кешеләргә йогышлы авырулар хастаханәсе медицина ярдәме күрсәтә. 

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендәге ремонт эшләре барышы белән кызыксынды. «Без йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогындагы ремонтны көз башына тәмамлау бурычы куябыз. Көзгә коронавируска бәйле вәзгыятьнең ничек буласын беркем дә белми, шуңа күрә эшләрне тәмамларга кирәк», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев