Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чит ил студентлары форумы узачак

19 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә чит ил студентлары форумы-2018 узачак.

Анда катнашырга шәһәрнең белем бирү оешмаларында укучы студентлар чакырыла. Форум программасы шәһәрдә чит ил студентларын үстерү һәм социальләштерүгә юнәлдерелгән.

Форум эшендә Азербәйҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Белоруссия, Нигерия, Әрмәнстан, Молдова һәм башка илләрдән килгән студентлар катнашачак. Очрашу кысаларында түгәрәк өстәл үткәреләчәк, анда эшкә урнашу, медицина хезмәте күрсәтү, тулай торакларда көнкүреш һәм чит ил студентларының башка мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Форумны «Шәһәр студентлар советы» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Нур» яшьләр үзәге оештыра.

http://nabchelny.ru/news/34426

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев