Чаллыда Дәүләт Думасына сайлаулар көннәрендә 59 пар гаилә корды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Дәүләт Думасына сайлаулар көннәрендә 59 пар гаилә корды

Ел башыннан бирле шәһәрдә 2,5 меңнән артык яшь пар гаилә корды.

Яр Чаллыда никах теркәү саны арта. Ел башыннан бирле Тантаналар сараенда 2 558 пар гаилә корган.

Теркәү Дәүләт Думасына сайлаулар көннәрендә дә узды.
Беренче көнне, 17 сентябрьдә, үз тормышларындагы иң мөһим документ астына 25 яшь пар имза куйды, 18 сентябрьдә Яр Чаллыда 34 пар пәйда булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлаулар-2021

Нет комментариев