Аларга волонтерлар ярдәм итәчәкләр
Бүгенге көнгә шәһәрдә 132 волонтер булышырга теләк белдергән. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасына «Орион» яшьләр үзәге директор урынбасары, шәһәрнең волонтерлар штабы җитәкчесе Анастасия Гайфуллина сөйләде.
– «Жемчужина» санаториенда эвакуацияләнгән кешеләрне 50 волонтер каршы алачак. «КАМАЗжилбыт»та – 30 волонтер эшләячәк. Калганнары запаста. Волонтерлар арасында аниматорлар, психологлар, медиклар да бар. Килүче гражданнарга ПЦР-тест ясалачак, кирәкле медицина тикшеренүләре үткәреләчәк. Күченергә, урнашырга да волонтерлар ярдәм итәчәк, – диде Анастасия Юрьевна.
Фото: Яндекс.Карты
Нет комментариев