Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дүрт балалар бакчасы ачыла

«Демография» илкүләм проекты кысаларында шәһәрдә барлыгы алты учреждение төзеләчәк.

Бүген Чаллыда дүрт яңа балалар бакчасы ачыла. Бу хакта Автокала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында шәһәрдә барлыгы алты учреждение төзеләчәк, ике объект — югары әзерлек дәрәҗәсендә. Яңа балалар бакчалары сафка басу нәтиҗәсендә 1440 урын булдырылачак, шуның 780е – ясле урыннары.
Алты учреждениенең икесендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен төркемнәр оештырылачак. Әйтик, 124нче «Капитошка» балалар бакчасында Брайль шрифты бар. Бинаның гомуми мәйданы 4276 квадрат метр тәшкил итә, периметрлар буенча видеокамералар куелган. Территориядә 12 веранда урнаштырылган, уен зоналары җиһазландырылган.
220 бала 12 төркемдә шөгыльләнәчәк. Аларның һәркайсында уңайлы урын бар, анда балалар өсләрен алыштыра ала.
Спорт залында сизү, ишетү, күрү органнарына йогынты ясый торган һәм сөйләм, хәтер, фикерләү, игътибар, күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән стимуляторлар белән җиһазландырылган сенсор бүлмәсе бар.
 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/23/192092/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X