Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ел рәссамы-2018» конкурс күргәзмәсе игълан ителде

Чаллыда «Ел рәссамы-2018» конкурс күргәзмәсе игълан ителде.

 Конкурста сынлы сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә иҗат итүче рәссамнар һәм профессиональ рәссамнар катнаша ала. Һәр катнашучыдан 2018 елда башкарылган, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә күрсәтелгән ике эш кабул ителергә мөмкин. 

Әсәрләр түбәндәге номинацияләр буенча карала: 1) рәсем сәнгате, 2) графика, 3) скульптура, 4) яңа исемнәр (яшь рәссамнарны тәкъдим итү), 5) декоратив-гамәли сәнгать, 6) халык сәнгате, 7) Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман.  

Конкурс күргәзмәсендә катнашучыларга тәкъдим ителгән эшләр тематикасына, Яр Чаллы шәһәренең төзелеш тарихын һәм шәһәрнең заманча образын яктыртырга тәкъдим ителә. Иҗади эшләрне сайлап алу күргәзмә комитеты тарафыннан 2019 елның 24 февраленә кадәр башкарыла.

Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: 1) югары һөнәри осталык; 2) индивидуальлек; 3) тема һәм сюжетның үзенчәлеге; 4) яңа караш; 5) үзенчәлекле иҗади фикерләү; 6) авторлык стиленең үзенчәлекле дәрәҗәдә булуы (шәһәр, төбәк, зона, республика, Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашу). Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнә. Сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре, фондларны тулыландыру максатыннан, «Чаллы картиналар галереясы» эксперт фонд-сатып алу комиссиясе тарафыннан сайлап алына, даими саклау актлары һәм килешүләр белән рәсмиләштерелә.

Эшләр Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 52/16 йорт адресы буенча урнашкан «Чаллы картиналар галереясы» муниципаль бюджет учреждениесендә кабул ителә, телефон 38-16-24.

 

http://nabchelny.ru/news/35061

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев