Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ел рәссамы – 2021» конкурс күргәзмәсе узачак

«Ел рәссамы – 2021» шәһәр конкурсы күргәзмәсе – Чаллы һәм төбәк өчен әһәмиятле мәдәни вакыйга. Конкурс сынлы сәнгать өлкәсендә актуаль тенденцияләрне ачыклау, рәссамнарның һөнәри осталыклары үсешен стимуллаштыру мөмкинлеген бирә.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән, Картиналар галереясы «Россия рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы» Чаллы оешмасы белән берлектә, егерменче тапкыр конкурс күргәзмәсен үткәрә. Сайланган темаларның, жанрларның һәм техникаларның масштабы һәм төрлелеге елдан-ел арта бара.
«Ел рәссамы – 2021» шәһәрнең сынлы сәнгатенең иң яхшы казанышларын тәкъдим итә һәм «Рәсем сәнгате», «Графика», «Скульптура», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Халык сәнгате», «Яңа исемнәр», «Яр Чаллы.Тарих һәм хәзерге заман» номинацияләре буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздыра.
Күргәзмә нәтиҗәләре буенча, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булучы елның иң яхшы сәнгать әсәрләре картиналар галереясе коллекциясенең бер өлешенә әйләнәләр.
«Ел рәссамы – 2021» номинациясендә абсолют җиңүчене рәсми рәвештә Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада бүләклиләр.
Рәссамнарның әсәрләре 16 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр картиналар галереясендә (Тынычлык проспекты 3\01, Район Башкарма комитеты тукталышы, Х.Туфан урамы ягыннан керү) кабул ителә.
Күргәзмәне ачу тантанасы 27 гыйнварда 16:00 сәгатьтә картиналар галереясенең зур залында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы