Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда елан чаккан хатын-кызны үлемнән саклап калдылар - ВИДЕО

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиб-реаниматологлары кара елан тешләгән хатын-кызны үлемнән коткарганнар. 65 яшьлек хатын-кыз бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә.

Көндезге якта урманда оныгы белән гөмбә җыярга чыгып китә Рәмзия ханым. Тиз арада гына үзен елан тешләгәнен аңламыйча кала. Берничә минуттан соң гына чирәмдә кара елан күреп ала ул. Өйгә кайту белән яраларын суыту максатыннан, тешләгән урынга суыткычтан алып, салкын ит кисәге куя. Тик, табиблар фикеренчә, моны эшләргә ярамаган. Әлеге гамәл артерияләрдә тромблар барлыкка китерүне тизләтә икән.  

– Пациентның көчле аллергия реакциясе башлана. Ул безгә тешләү урыны артык каты шешү һәм чыдап булмаслык авыртуларга зарланып килә. Моннан тыш елан тешләгән ханымның сулыш алуы да кыенлаша башлый, – дип сөйли табиб анестезиолог-реаниматолог Кирилл Колесников. 

Табиб билгеләп үткәнчә, агу кеше организмында төрле реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин. Хәтта үлемгә дә! 

– Аллергия реакциясе аркасында пациентканың аяклары шешеп беткән иде. Сулыш алуы кыенлашкан, еш йөрәк тибүе, артериаль кан басымының артык югары булуы – пациентның хәлен тагын да кыенлаштырды.  Аңа табиблар командасы тиз арада елан тешләвенә каршы махсус сыекча керттеләр, интенсив терапия дә уздырылды. Әлеге очрак белән быел беренче тапкыр гына  мөрәҗәгать ителәр. Хәзерге вакытта без елан тешләгән хатын-кызны реанимациядән терапия бүлегенә күчердек, ул анда алга таба дәвалану уза, – ди табиб. 

“Урманга җыенасыз икән, ябык аяк киемен һәм озын чалбар сайлагыз. Әгәр дә елан тешләсә,  яраларны чиста су белән юыгыз яки дымлы салфетка белән сөртегез, аякларыгызны селкетмәгез һәм кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Аллергиягә каршы махсус препарат эчеп куйсагыз да була. Үз иминлегегез турында онытмагыз, туганнарыгыз, бигрәк тә балаларыгыз турында кайгыртыгыз. Кечкенә организм елан агуына каршы, гомумән, көрәш алып бара алмый. Бу үлемгә китергә мөмкин”, – дип кисәтә анестезиолог-реаниматолог Кирилл Колесников.   

Елан тешләгән Рәмзия ханым исә 5нче шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә, үзен коткарып калучы табибларга эчкерсез рәхмәтләрен белдергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев