Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Электротранспорт»ның 45 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

«Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы «Электротранспорт» хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

 Тантаналы чара предприятиенең 45 еллыгына багышланды. 1973 елның 8 октябрендә Кама буендагы шәһәрдә беренче тапкыр трамвай хәрәкәте ачыла. Предприятие коллективын Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин котлады.  «Иртүк беренчеләрдән булып эшкә чыгасыз һәм шәһәребезнең бөтен сәнәгать зонасы эше өчен уңайлы шартлар тудырасыз. Сез җитәкчегез белән бик җаваплы команда. Алдыгызга нинди генә бурыч куелса да, аны төгәл үтисез. Алда яңа бурычлар тора: трамвайларны да трамвай юлларын яңартырга кирәк. Без бергә бу эшләрне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Сезне һәрвакыт юлда яхшы һава торышы озата барсын», - диде Ринат Абдуллин.13 елдан артык предприятиенең генераль директоры булып Рәшит Шәмсетдинов тора: «Соңгы 12 елда без шәһәрдә күп кенә проблемалар булуга карамастан, өч трамвай хәрәкәтен булдырдык. Бүген трамвай шәһәр халкының яраткан һәм кирәкле хәрәкәт итү чарасы булып тора. Шәһәребездә трамвай хәрәкәтен үстерү перспективалары бар. Бүген без 20 яңа трамвай алдык. Составны яңартуны да көтәбез».

Хәзерге вакытта предприятиедә 1000гә якын кеше эшли. Иң яхшы хезмәткәрләрне Мэр һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Чаллыда трамвайлар елына 20 млн пассажир йөртә. Хәзерге вакытта предприятиедә җәмәгатьчелекне йөртү өчен билгеләнгән 112 вагон бар.

Бәйрәм кунаклары өчен «Болгар» бию ансамбле һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

http://nabchelny.ru/news/33941

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев