Шəhри Чаллы

Чаллыда «Ерак-ерак патшалык» барлыкка килде

Чаллының ЗЯБ поселогы 15/28 йорты ишегалдында яңа шәһәр скверы барлыкка килде.

. «Ерак-ерак патшалык» («Тридевятое царство») дип аталучы әлеге ял итү урынын «Жилкомсервис» идарә компаниясе хезмәткәрләре ясады, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

Монда яңартылган балалар мәйданчыклары, чәчәклекләр, шәһәрдәшләр өчен ял итү урыннары һәм Су анасы, Убырлык карчык, Шүрәле, Батыр һәм Сихерче кебек әкият геройларының сыннары барлыкка килде. Комсомол районы җитәкчелеге әлеге сквер күпләрнең ял итү урынына әйләнер дип өметләнә.

 

http://maydan.tatar/challyda-erak-erak-patshalyk-barlykka-kilde/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: