Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Эшче ат" төбәкара театраль белем бирү форумы старт ала

12 майдан Чаллы дәүләт курчак театрында «Эшче ат» III төбәкара театраль белем бирү форумы башлана.

Форумда Россиянең Волгоград, Воркута, Владимир, Ижевск (Удмуртия Республикасы), Йошкар-Ола (Марий Эл Республикасы), Кстово, Киров, Казан, Чаллы, Оренбург, Самара, Сургут, Грозный һәм башка шәһәрләреннән 20 әйдәп баручы театр коллективы катнашачак. Форум кунаклары арасында-курчак театрлары директорлары, режиссерлар, театрның әдәби-драматургия бүлеге мөдирләре, матбугат хезмәте җитәкчеләре, pr-менеджерлар, артистлар, рәссам-куючылар, яктыртучылар, ут буенча рәссамнар, администраторлар һәм башкалар бар. Көн саен «Саулык» сәламәтләндерү комплексында мастер-класслар, семинар-практикумнар, тренинглар һәм түгәрәк өстәлләр узачак. Форум 17 майга кадәр дәвам итәчәк.«Эшче ат» III төбәкара театраль белем бирү форумы укытучылары составына танылган театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать белгечләре, Татарстан Республикасы һәм Россия педагоглары керәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, форум Россия шәһәрләренең театр мәдәнияте белән үзара элемтәләрне ныгыту, курчак театрын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

 

http://nabchelny.ru/news/36274

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев