Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшче яшьләр арасында “Престиж” кубогына уеннар уза

"Нур” яшьләр үзәгендә эшче яшьләр арасында “Престиж” кубогына интеллектуаль чемпионатның икенче уены узды.

Интеллектуаль көрәштә "Н.У.Р. бәйрәмендә” темасына (гадәти булмаган, укучы/укытучы, рок) шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләре арасыннан 27 команда көч сынашты. Болар – «КАМАЗ» ГАҖ, «Леони Рус» ҖЧҖ, мәктәпкәчә учреждениеләр, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Чаллы ТЭЦ, «РУ-инжинириг» НПП ҖЧҖ, «Глобал Форвардинг» ҖЧҖ, «Челныводоканал» ҖЧҖ, 3-нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе хезмәткәрләре һәм командалар.Икенче интеллектуаль уенның лидеры - «IQ404» җыелма командасы, икенче урында – «Киндер-сюрприз» балалар бакчалары җыелма командасы һәм өченче урында - «КАМАЗ» ГАҖ кою заводының «51 параллель» командалары. Мондый интеллектуаль уеннар ай саен сентябрьдән май аена кадәр уза. Киләсе уен ноябрь аена планлаштырылган.

 

http://nabchelny.ru/news/34064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев