Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фатирда ике бала янып үлгән

Бер гаилә ике баласын югалтты.

Коточкыч хәл. Чаллыда фатирда чыккан янгында ике бала янып үлгән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 4 августта кичке 18 сәгать 40 минутта Яңа шәһәрнең 43нче бистәсендәге 5 катлы йортның балконында янгын чыга. Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре һәм махсус техника фаҗига урынына тиз килеп җитә.

Янгын сүндерүчеләр 4 һәм 6 яшьлек балаларның үле гәүдәләрен табалар. Якынча мәгълүматлар буенча балаларның әтиләре – эштә,  әниләре  кибеткә чыккан булган.

Әлеге гаиләгә авыр кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен.

Янгын аркасында килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү башланды. Мондый бәхетсезлекләрдән һәрберебез сабак алсын иде.

Фотолар «Челны биз»дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару бала ана капиталы