Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен фестиваль узды

67нче мәктәптә «Һәрвакыт булсын кояш» дигән шәһәр инвалид балалар фестиваленең район туры кысаларында, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.

Фестивальдә Үзәк районы территориясендә урнашкан биш коррекция оешмасыннан (88,67,89 нчы мәктәп һәм 76, 81 нче балалар бакчалары) 88 укучы катнашты. Агач, табигый материал, сәйлән, тукымалардан, шулай ук пластилиннан ясалган картиналар, рәсемнәр, купаж, батик һәм башкалардан ясалган  80нән артык эш фестиваль кунакларына тәкъдим ителде.Алга таба катнашучыларны 16 ноябрьдә "Шатлык" яшьләр үзәгендә узачак район турының икенче этабы көтә. Үзешчән сәнгать смотрында, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә катнашучылар бүләкләнәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/34345

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев