Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Габдулла Тукайның туган көнен шигърият бәйрәме белән билгеләп үтәчәкләр

26 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәкләр.

Бу көнне 10:00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге скверда «Тукайга чәчәкләр» исемле шигърият бәйрәме узачак, анда шәһәрнең язучылары, шагыйрьләре һәм яшь талантлары башкаруында бөек шагыйрьнең җырлары һәм шигырьләре яңгыраячак. Чараның тантаналы өлеше 11:00 дә башлана. Кунаклар өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге һәм Татар дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясаячак.

Шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын Чаллы әдәби эшлеклеләре иҗаты, татар халкының бөек улы китаплары күргәзмәсе белән таныштырачак, шулай ук әдәби уен-викторина үткәрәчәк. Кунакларны һәм шәһәрдәшләребезне Чаллы картиналар галереясе хезмәткәрләре оештырган интерактив мәйданчык көтә. Чарада катнашучылар Г. Тукай әкиятләре буенча викторинада үзләренең белемнәрен тикшерә алачаклар, анда иң гыйлемлесе картиналар галереясеннән шагыйрьнең силуэты төшерелгән басма открытка алачак. Чарада катнашучылар игътибарына картиналар галереясе фондларыннан күчмә күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Басма графика сәнгатенә ия булырга теләгән барлык кеше линогравюра техникасында эшли алачак.

Чарада шулай ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36150

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев