Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Гадел белемнәр-2019» уенының җиңүчеләрен билгеләделәр

"Нур" яшьләр үзәгендә коррупциягә каршы «Гадел белемнәр» интеллектуаль-танып белү уены узды. Уенда шәһәрнең югары һәм урта белем бирү йортлары студентларының 18 командасы катнашты.

 Катнашучыларга төрле пландагы 4 категориядән сораулар тәкъдим ителде: тест биремнәре, «сорау-җавап» биреме, фото-сораулар һәм коррупциягә каршы көрәш темасы буенча биремнәр. Уенны шәһәр Студентлар советы рәисенең беренче урынбасары Денис Идрисов һәм шәһәр Студентлар советы каршындагы коррупциягә каршы комиссиясе җитәкчесе Елена Корчукова ачты.Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны КФУның Яр Чаллы институтыннан «Веселые шарики» командасы яулады, икенче урынны - медицина көллиятенең «Мегамедики» командасы, өченче урынны ТИСБИ Идарә университеты филиалының «Мудрецы» командасы алды.

 

http://nabchelny.ru/news/35871

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев