Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гитара җыры фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

5 июльгә кадәр "Батарейка" яшьләр гитарасы фестивалендә катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.

5 июльгә кадәр "Батарейка" яшьләр гитарасы фестивалендә катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә. Чарада үзләрен сынап карарга яшь башкаручылардан алып, профессионалларга кадәр чакырыла. Фестивальдә шулай ук коллективлар, ансамбльләр һәм автор-башкаручылар катнаша ала. Катнашучыларның яше 18-35 яшь. Конкурстан тыш, фестиваль кунагы сыйфатында яше чикләнмәгән һәр кеше катнашырга хокуклы. Гитарада уйный һәм үз аккомпанементына җырлый алучыларны, гитаралы музыканы тыңларга теләүчеләрне 12 июль көнне 18:00 сәгатьтә «Гагарин» арт-кафесында көтеп калалар. Керү һәм катнашу бушлай.

Катнашучы сыйфатында теркәү өчен үзеңнең гитарада уйнаганыңны  видеога яздырып җибәрергә кирәк. Нигезнамәне монда  карарга була.

 

http://nabchelny.ru/news/37128

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев