Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Җиңү бәйрәме ничек узачак?

Быел салют булачак

9 май иртәсе (8. 30) Муса Җәлил исемендәге скверда чәчәк салу белән башлана. 

9.00 - Ватан-ана мемориаль комплексы янында хәтер вахтасы старт ала. 

9.15 - 250 укучыдан торган хор сугыш темасына 7 җыр башкарачак. 

9. 30 -  47нче кадет мәктәбе кадетлары үзләренең чыгышларын күрсәтәчәк.  

10.00 - тантаналы парад башлана. 

10. 45 - Ватан-ана һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салына. 

11.00 -  Тукай яр буенда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы булачак.  

12.00 – Энтузиастлар бульварында һәм Җиңү паркында да бәйрәм чарасы булачак.  Бәйрәмгә килүчеләрне солдат боткасы белән дә сыйлаячаклар.

16.00 - Яр буе паркы мәйданында «Җиңү салюты» дип исемләнгән театраль тамаша башлана. 

17.00 - шунда ук Мәскәүдәге Кызыл мәйданда узган «Җиңү Парады» видеоязмасын күрсәтәчәкләр. 

17.45 - Яр буе паркы мәйданында шәһәребезнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

18.55 - Бөтенроссия «Бер минут тынлык» акциясе булачак. 

19 -22 – Яр буе паркында бәйрәм программасы дәвам итәчәк.  

22.00 – бәйрәм салюты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май полк ветераннар бәйрәмгә әзерлек