Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң озын шашлыкны ничек кыздырырлар икән?

Чаллыда да кулинария буенча рекордлар бар иде.

Чаллыда гастрономик чемпионат уздырырга җыеналар. Анда Россиядә иң озын шашлык әзерләп, рекорд куймакчылар. Әлеге чараны Иннополисның агросәнәгать белән шөгыльләнүче резиденты уйлап тапкан.

Турнир башкарма комитет ярдәме белән оештырыла. Анда Россиянең күренекле рестораторлары чакырылган.

Россиянең рекордлар китабына 2017 елда Кабардино-Балкар республикасында әзерләнгән 213,3 м.лы шашлык кертелгән инде. Әлеге шашлыкны ике авыл арасындагы ачык һавада   кыздырганнар.

Чаллыда да кулинария буенча рекордлар бар иде. Әйтик 2015 елда республика көнендә диаметры 11 метрлы ике тоннадан артык авырлыктагы шарлотка пешерделәр. Анда иң зур һәм авыр пирог белән ике рекорд куелды. Шарлотканы көрәк белән таратып бөтен дөньяга танылдык.

Узган ел Мамадыштагы SUNNYФЕСТ та илдә иң зур коймак пешерделәр. Аның диаметры 2,5 метр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулинария