Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда игроман-студент әтисен пычак белән кадап үтергән

Тикшерүчеләр ачыклавынча егет букмекер контораларында ставкалар ясый торган булган.

Бүген Чаллының 38 комплексындагы бер фатирда коточкыч фаҗига була. Биредә 62 яшьлек ир-атны пычак белән кадап үтерәләр.  Иң аянычы – әлеге җинаятьтә аның 21 яшьлек улы гаепләнә. 

Ул әти-әниләре янына җәйге ялга кайткан булган. Тикшерүчеләр ачыклавынча, егет букмекер контораларында ставкалар ясау белән мавыккан. Фаразлар буенча, ул өйләрендәге телевизорларын ломбардка тапшырган. Моны әтисе сизеп алган һәм ике арада көчле низаг чыккан.  Нәтиҗәдә, егет әтисенең күкрәгенә һәм эченә пычак белән кадаган. Бу вакытта өйләренә әнисе кайтып кергән. Уллары аңа да пычак белән ташланган. Аннары егет әти-әнисенең банк картасын алып, аннан 400 мең сум акча салдырган. Соңыннан яраланган анасын машинада хастаханәгә илтеп, үзе качып киткән.

Тик хокук сакчылары аның эзенә бик тиз төшә һәм тиз арада аны кулга ала. Хәзерге вакытта әлеге җинаять очрагы буенча тикшерү эше бара.

фото: https://chelny-biz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига