Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике бала энә йоткан - ВИДЕО

14 һәм 13 яшьлек балаларның берсе тегү, ә икенчесе циркуль энәсен йоткан.

Кама балалар медицина үзәгенә энә йоткан ике яшүсмер мөрәҗәгать иткән. Аның берсе тегү, ә икенчесе  циркуль энәсен йоткан. Аларга хастахәнәнең табиб-хирургы Лариса Сираева операция ясаган. Ул энәләрне наркоз астында, эндоскопик юл белән алган. 

«Операциянең авырлыгы шунда: энәне алган вакытта, аеруча, сак эш итәргә кирәк. Юкса пациентның үңәченә (пищевод) зыян килергә мөмкин», – ди табиб. Хәзерге вакытта яшүсмерләрнең хәле яхшы, аларның икесен дә өйләренә җибәргәннәр. 

- Өзлегүләргә килгәндә, энә үңәчне тишеп үтеп керсә, бу перитонитка, ягъни җитди ялкынсынуга китерергә мөмкин. Шуңа да мондый очракларда кичемәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, бу баланың гомере өчен бик куркыныч. Энәне  исә беркайчан да иреннәр белән тотып торырга, аның белән теш арасын чистартырга ярамый, чөнки ул секунд эчендә тамакка китеп барырга мөмкин, – ди Лариса Сираева. 

видео: 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига