Чаллыда ике паркның реконструкцияләве 70% ка төгәлләнгән
Татарстанның Төзелеш министрлыгы Чаллының өч шәһәр парк зонасында төзелеш эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы (икенче этап) һәм Яшь Ленинчылар бульварының әзерлеге 70% тәшкил итә. «Гренада» ның икенче этабы 45% ка үтәлгән.
Бу өч объектка 246 млн. сум бүлеп бирелгән. Финанслауның төп өлеше «Гренада»паркын реконструкцияләүгә бара. Биредә подрядчы компания памп-трек янында урнашачак агач эйр-парк төзелешенә кереште. Моннан тыш, “Гренада” да скейт-парк, стритбол мәйданчыгы, өстәл теннисы өчен мәйданчык, дроннар өчен трасса, балалар мәйданчыгы да әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев