Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инде 14,32% сайлаучы тавыш биреп өлгерде

 Үзләренең сайлау участокларын әлегә кадәр белмәүчеләргә -  http://izbirkom.tatarstan.ru/ сайты ярдәмгә килә ала.

Чаллыда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау зур активлык белән үтә. Көндезге унга инде автокалада  14,32% сайлаучы тавыш биреп өлгерде.

Шәһәрнең иң зур мәктәпләренең берсе булган 41 нче гомуми белем бирү учреждениесендә дә иртәдән үк җанлылык сизелә. Чаллылылар гражданлык бурычларын үтәргә үзләре генә түгел, ә балалары белән дә киләләр. Сайлау участогында исә аларны  пешкән камыр ризыклары, төрле тәм-том белән каршы алалар.

“Мин кечкенә чактан ук әниемә ияреп сайлауларга йөри идем. Ул миңа төрле тәмле ризыклар алып бирә иде. Шуңа да мин әлеге сәяси чараны бәйрәм буларак кабул итәм. Кечкенәдән сайлауларның мөһимлеген белеп үскәнгә, аннан беркайчан да читтә калмыйм. Без киләчәк тормышыбызга битараф булырга тиеш түгел. Балаларыма да шуны төшендерәм” – ди 82 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Солтанова.

Исегезгә төшерәбез, барлык сайлау участоклары да кичке сигезгә кадәр эшли.  Үзләренең сайлау участокларын әлегә кадәр белмәүчеләргә -  http://izbirkom.tatarstan.ru/ сайты ярдәмгә килә ала. Анда ИЗБИРАТЕЛИ бүлегенә кереп Найди себя в списке избирателей сылтамасына гына басарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы