Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инвалид ир-ат үз фатирында янып үлгән

Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Бүген төнлә Чаллыда 79 яшьлек инвалид ир-ат үз фатирында янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
48нче комплекста урнашкан 13нче йорттагы ике бүлмәле фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнлә килгән.
Чакыру буенча урынга юл тоткан 54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ут капкан фатирның ишеген ачып кергәч, залда диванда яткан 79 яшьлек инвалид ир-атның мәетенә тап булган.
«Ир-атны берничә инсульт кичергәннән соң паралич суккан. Ул ялгызы яшәгән. Фатир хуҗасының кызы әйтүенчә, ул урын өстендә еш кына тәмәке тарткан», - дип шәрехләделәр әлеге вазгыятьне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/11/173246/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев