Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ипи кибетендәге электр челтәрендә кыска ялганыш булган

Бәхеткә, гадәттән тыш хәл вакытында кибеттә беркем дә булмаган, шуңа күрә эвакуация таләп ителмәгән.

Чаллыда ипи кибетендәге электр челтәрендә кыска ялганыш булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.24 сәгатьтә 112 бердәм номерына Мәскәү проспектындагы ипи кибетендәге электр челтәрендә кыска ялганыш хасил булуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән 56нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре кибеткә керә торган ишек өстендәге һаваны җылыту системасында кыска ялганыш хасил булуын ачыклаган.

Бәхеткә, гадәттән тыш хәл вакытында кибеттә беркем дә булмаган, шуңа күрә эвакуация таләп ителмәгән. Зыян күрүчеләр юк. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179429/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X