Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җирле кеше ашыгыч ярдәм фельдшерына һөҗүм итә

Бу хәл 18 июль көнне 39/18 йортында булган.

Исерек хәлдә булган 53 яшьлек ир Ашыгыч ярдәм бригадасын чакырта. Табиблар килгәч, Чаллы кешесе 28 яшьлек фельдшерга ташлана. Нәтиҗәдә, яшь ашыгыч ярдәм хезмәткәренең баш мие селкенгән һәм башка тән җәрәхәтләре алган.

Хезмәттәшен кыйнаган вакытта фельдшер фатирдан чыгып, машина йөртүчене ярдәмгә чакыра, шуннан соң полициягә шалтырата. Соңрак егет үз фатирында бикләнә, әмма  килгән тәртип сакчылары аны тоткарлый.

«Рәхмәтсез дуңгызлар! Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тимәгез!»;

«Ашыгыч ярдәм медикларына электрошокер бирергә кирәк»;

«Табибларга һөҗүмне полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итүгә тиңләштерергә кирәк» — дип яза татарстанлылар социаль челтәрләрдә.

Фото: pixabay.com
Чыганак: Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X