Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда КАМАЗ ның 50 еллыгына багышланган интеллектуаль чемпионат узды

Турнирда шәһәрнең иң яхшы студент командалары, эшләүче яшьләр, шулай ук КАМАЗ хезмәткәрләре катнашты

Турнирда шәһәрнең иң яхшы студент командалары, эшләүче яшьләр, шулай ук КАМАЗ хезмәткәрләре катнашты, алар төрле өлкәләрдә, шул исәптән машина төзелешендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, дип хәбәр итә «КАМАЗ хәбәрләре». Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, «КАМАЗ» генераль директорының беренче урынбасары, башкарма директор Юрий Герасимов, автогигант профкомы рәисе Александр Васильев һәм «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин бар иде. «Монооксид дигидрогена» исемле «Челныводоканалы»ң берләшкән командасы җиңүче дип табылды. Шулай ук Чемпионатка эләкмәгән капитаннар җыелмасы командасы да өстәмә приз алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев