Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда капиталь ремонттан соң «Әллүки» балалар бакчасы ачылды

Бүген капиталь ремонттан соң Сидоровка бистәсендә урнашкан 3 нче «Әллүки» танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы балалар бакчасы ачылды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 40 ел элек төзелгән, элек анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Ачылу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов катнашты. Чараның тантаналы өлеше алдыннан мәртәбәле кунаклар балалар бакчасы территориясен карап чыктылар. Бакча мөдире Ирина Шестак билгеләп үткәнчә, төзүчеләр бинаның фасадын тулысынча яңартканнар, өч веранда төзегәннәр, балалар мәйданчыкларындагы япмаларны ремонтлаганнар. Шулай ук верандларга илтүче юллар да барлыкка килгән, тротуарлар тәртипкә китерелгән һәм яңа светодиод утлар куелган. Бакча янындагы территориядә яңа парковка барлыкка килгән.

 

 

http://nabchelny.ru/news/36824

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев