Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Казахстан делегациясе булып китте

Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Казахстанның Премьер-министры Аскар Мамин җитәкчелегендә делегациясе килде.

Сәфәр кысаларында кунаклар Яр Чаллыда да булдылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар белән бергә алар автогигантның төп җитештерү мәйданчыкларын карадылар. Кунакларга К-5 КАМАЗ-54901 сериясенең яңа буын магистраль тягачын, шулай ук «КАМАЗ-мастер» спорт командасының узыш машинасын күрсәттеләр.

Кич белән делегация 45 нче «WorldSkills» эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.

 

http://nabchelny.ru/news/37667

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X