Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кыз ковидка антитәнчекләр булуга ялган белешмә саткан өчен тоткарланган

Хәзер җинаять эшендә катнашучыларның барысы да ачыклана.

Полицейскийлар коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр булу турында ялган белешмәләр саткан 38 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Хатын-кызны җинаять эше вакытында тоткарлаганнар. Шул вакытта ул «заказ бирүчегә» югары дәрәҗәдә антитәнчекләре булуы турында белешмә тапшыра торган булган. Бу белешмәне ир-ат кан анализлары ясатмыйча гына сатып алган.
Вакцинациядән азат итү мөмкинлеген бирә торган ялган белешмәне 2000 сумга сатканнар. Бу факт буенча ялган документлар саткан өчен җинаять эше кузгатылган. Хәзер җинаять эшендә катнашучыларның барысы да билгеләнә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус