Шəhри Чаллы

Чаллыда Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтәчәкләр

26 июльдә 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында «Хәрби-диңгез флоты көненә» багышланган тантаналы чара узачак.

 Бу көнне илнең диңгез чикләре сагында торучылар, диңгезчеләрнең гаилә әгъзалары, флот учреждениеләре хезмәткәрләре, диңгезчеләр – Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләре ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Чара программасында: мәртәбәле кунакларның чыгышлары, "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салу планлаштырылган.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: