Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

"Заман” яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Хәтер” шәһәр иҗат фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башлана.

Катнашырга шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары чакырыла. «Хәтер» фестивале номинацияләре: вокал, хореография, нәфис сүз, театральләштерелгән тамаша. Сайлап алу этабын узган номерлар 9 майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак гала-концертта катнашачак.
Әлеге чара гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә, яшьләрне иҗади һәм рухи яктан үстерүгә ярдәм итү, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, автокалада яшьләр патриотик хәрәкәтен үстерү максатыннан үткәрелә.
Катнашу өчен гаризалар 15 апрельгә кадәр oorm16@gmail.com электрон почта адресына кабул ителә.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35712

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев