Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Корбан гаетендә корбан чалу өчен мәйданчыклар әзерлиләр

Роспотребнадзор хуҗалык субъектларында эпидемиягә каршы махсус чаралар үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә. Бер атна эчендә 15 объект, шул исәптән өч сәнәгать, тугыз азык-төлек, ике дәвалау-профилактика, ике балалар мәгариф учреждениесе тикшерелде.

Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында ике оешмага административ штрафлар салынган. Чит илдән килүчеләргә, ПЦР-тест мәгълүматларын өч көн эчендә кертмәгәннәргә, җиде беркетмә төзелгән, дүртесенең материаллары судка тапшырылган.
Моннан тыш, шәһәрнең баш санитария табибы Корбан гаетендә корбан чалу мәйданчыкларын әзерләү буенча эш башкарылуын билгеләп үтте.
Наил Мәһдиев дини чараларны оештыру барышында санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты: «Иртәгә бөтен дөнья мөселманнары, шул исәптән Яр Чаллыда яшәүчеләр өчен дә зур бәйрәм. Билгеле бер чикләүләр бар, мәсәлән, өлкән буын кешеләре өчен. Тагын бер кат җаваплы затлар белән мәхәллә кешеләренең саны, шәхси саклану чаралары булу, социаль дистанцияне үтәү планында бу моментларны эшләргә кирәк. Сезнең барлык тәкъдимнәрегез һәм таләпләрегез үтәлергә тиеш», - дип ассызыклады мэр.

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус корбан