Шəhри Чаллы

Чаллыда ковидлы госпитальнең исерек пациенты тәрәзәдән сикереп чыга һәм һәлак була

Яр Чаллыда 5нче номерлы шәһәр хастаханәсенең өченче катындагы тәрәзәдән 48 яшьлек пациент сикереп чыга. Ир кеше шунда ук һәлак була.

Чаллы кешесен ковидлы госпитальгә БСМПтан күп санлы җәрәхәтләр белән исерек хәлдә һәм коронавируска шикләнеп күчергәннәр. Төнлә белән ул коридордагы тәрәзәне ача да, шуннан сикерә. Медицина хезмәткәрләре пациентка ашыгыч ярдәм күрсәткән, әмма егылганда алынган җәрәхәтләр аркасында ул һәлак була.
 

Фото: Илья Питалев/РИА «Новости»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: фаҗига
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: