Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күпфатирлы йортларда 41%ка капиталь ремонт башкарылган инде

Агымдагы елда шәһәрдә барысы бергә 1 млрд 466 млн сумга 150 объект ремонтланачак. Эшләрне тәмамлау вакыты – 1 ноябрь. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

Моннан тыш җитәкче юлларны ремонтлау да актив рәвештә башкарыла дип әйтте. Эшләр штатлы режимда бара. Әйтик, Ш.Усманов урамында бара торган ремонт 20% башкарылган инде. Мондагы эшләрне тәмамлау вакыты контракт буенча 12 октябрьгә билгеләнгән.
Шулай ук шәһәр урамнарына һәм проспектларына разметкалар ясау да оештырылган. “Эшләр төнлә бара. Бу машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар китермәсен өчен шулай башкарыла”, – дип искәртте Илья Зуев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр