Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда курчаклар конкурсы уздырыла

Шәһәрнең «Чаллы тарих һәм туган якны өйрәнү музее» төрле милләт киемнәреннән булган «Әбиләребезнең курчаклары» конкурсы игълан итте.

атнашучылар үз куллары белән берәр халыкның милли киемендә курчак әзерләргә тиеш. Аны теләсә нинди материалдан ясарга мөмкин. Конкурста 3 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Кече яшьтәгеләр әти-әниләре ярдәмендә әзерләгән эшләрен тәкъдим итә ала, дип хәбәр итә шәһәр мәгълүмати сәясәт һәм җәмгыять белән элемтә идарәсе. Җиңүчеләрне өч номинация буенча билгелиячәкләр: «Иң кызыклы тарихы булган курчак», «Минем беренче уенчыгым», «Заманча курчак».

Иҗади эшләр 5 ноябрьгә кадәр Чаллы, Гидротөзүчеләр урамы, 16, Тарих һәм туган якны өйрәнү музее адресы буенча кабул ителә.

 

http://maydan.tatar/challyda-kurchaklar-konkursy-uzdyryla/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев