Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда һәлакәттә сигез яшьлек кыз һәм яшь ярымлык малай имгәнгән

Малайның башы бәрелгән, кызның аяк табаны сынган.

Чаллыда ике юл-транспорт һәлакәтендә сигез яшьлек кыз һәм яшь ярымлык ир бала имгәнгән. Бу хакта җирле автоинспекциядә хәбәр иттеләр.
Беренче юл-транспорт һәлакәте кичә кич Җиңүнең 40 еллык проспектында 71нче йорт ишегалдында килеп чыккан. “БМВ” машинасын йөртүче 47 яшьлек хатын-кыз туктап торган автомобиль артыннан хәрәкәт юлына йөгереп чыккан кызны бәрдергән. Аяк табаны сынган кыз баланы хастаханәгә озатканнар.
Икенче юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 1040нчы километрында 20.00 сәгатьтән соң булган. “Лада” машинасының 34 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттырып, сулъяк полосада торучы “Митсубиси”га килеп бәрелгән.
Һәлакәттә “Лада” машинасы пассажирлары зыян күргән. 27 яшьлек хатынның балтырына зыян килгән, яшь ярымлык ир бала баш мие селкенүдә һәм башка урыннары имгәнүдә шикләнеп, икесен дә хастаханәгә озатканнар.
 https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169307/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X